"Д" – "Арзанлы сәясәтчеләр аеруча кыйммәткә төшә"

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Ришвәт бирү – Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291 статьясы буенча – вазыйфаи затларны законлы яисә законсыз гамәлләрне кылуга (гамәл кылмауга) мәҗбүр итүгә яисә бирүче файдасына, шул исәптән гомуми якланганлык яисә хезмәт буенча узындыру өчен нинди дә булса өстенлекләр бирүгә юнәлдерелгән җинаять. Җинаять кодексында ришвәт бирү ришвәтне алуга караганда җәмәгатьчелек өчен азрак дәрәҗәле куркыныч гамәл буларак карала. Ришвәт биргән гражданин, әгәр дә мәҗбүр итеп таләп итү факты билгеләнсә яисә гражданин кылган гамәле турында хокук саклау органнарына ирекле рәвештә хәбәр итсә, җаваплылыктан азат ителергә мөмкин.

Коррупциягә каршы көрәштә егерме башкарма принцип­­ – халыкара-хокукый документ, 1997 елның 6 ноябрендә Европа Советының Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән, закон һәм хокук куллану тәҗрибәсендә илкүләм хакимиятләр тарафыннан тормышка ашыру өчен коррупциягә каршы егерме принципны тәкъдим итә.

Халыкара коммерция операцияләрендә коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы көрәштә БМО декларациясе­­ – халыкара-хокукый документ, 1996 елның 16 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән раслана, барлык дәүләтләргә дә халыкара коммерция операцияләрендә коррупциянең, ришвәтчелекнең һәм аларга бәйле хокукка каршы килә торган гамәлләрнең барлык формаларына каршы көрәштә нәтиҗәле чаралар күрергә киңәш итә. ­­­­­

"Ришвәтчелек турында" декрет – Совет Россиясендә Халык комиссарлары советының беренче, ришвәтчелек өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота торган хокукый акт. 1918 елның 8 маенда кабул ителә. Бинецкийның "Коррупция" китабыннан. 2005 ел.

"Эш эшләпәдә!" – булдырылган яисә башкарылган нәрсә дә булса хакында таныклаучы гыйбарә. Россия патшалыгында вак түрәләр ришвәт сораучылардан алу өчен үзләренең эшләпәләреннән файдаланганнар. Түрәне сатып алу мөмкинлегенә ирешкәннәр үзләренең эшләре барып чыгачагына ышанып яшәгәннәр һәм болай дия торган булганнар: "Эш эшләпәдә!" Ткаченко һәм Горбачевның "Переговоры об откате" китабыннан. 2008 ел.

Эшлекле коррупция – дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрләргә эшкуарларның үз фирмаларының эше буенча акча яисә матди кыйммәтләр бирүе. "Сәяси коррупция..." китабыннан. 2008 ел.

Демократия һәм коррупция. "Демократия коррупцияне йөгәнли ала, әгәр дә ул гади кешеләргә үзләренең шикаятьләре һәм дәгъвалары белән түрәләргә мөрәҗәгать итү, ә вазыйфаи затларга намуслы булу өчен стимул мөмкинлеген бирсә". Сьюзан Роуз-Аккерман, Йельск университеты профессоры. 2003 ел.

Демпинг – сайлап алучыларны сатып алу рәвешендә электораль коррупция төрләренең берсе. Аның асылы шунда ки, кандидат исеменнән яисә аңа теләктәшлек белдерүче детализациядән түләүсез хезмәтләр күрсәтелә, түбәнәйтелгән бәяләрдән товарлар сатыла яисә бөтенләй дә бушка таратыла, бүләкләр тапшырыла һ.б.­

Акча. "Акчаның күп кулларда тупланмавы, андый акчалар ул хәтле куркыныч түгел. Ул аларга хөкүмәтне сатып алу мөмкинлеге килеп тугач кына куркынычка әверелә". Карл Поппер, Австрия фәлсәфәчесе, XX гасыр.

Коррупциячел җинаять детерминантлары­ – коррупциячел җинаятьне барлыкка китерә, аның барлыгын, җитештерелүен һәм җәмгыятьтә таратылуын белдерә торган билгеле бер факторлар (шартлар).­

Коррупция детерминациясе­ – күренешләрнең барлыкка килүен аңлата торган факторларны гомумфәнни танып белү методы буларак детерминизмнан чыгып, коррупциянең сәбәп-сәбәпче элемтәләрен аңлата торган концепция.­­

"Арзанлы сәясәтчеләр аеруча кыйммәткә төшә". Маккензиның "14000 фраза" китабыннан. 1983 ел.

Ришвәтчелек динамикасы­ – ришвәтчелекнең дәрәҗәсеннән һәм структурасыннан битәр, аңа каршы җинаять-хокукый чаралар белән каршы көрәшүнең нәтиҗәлелеген сыйфатлый торган сыйфат күрсәткече.­

Коррупциячел җинаять динамикасы – криминологик сыйфатламаларының җыелмасын исәпкә алып, коррупциячел җинаятьчелекнең вакыт буенча үлчәмнәрен сурәтләү.­ Криминологларның күбесе тарафыннан ул сайлап алынган барлык чор дәвамында коррупциячел җинаятьнең сан үлчәмнәрен (аның торышы, структуралары) сыйфатлый торган күрсәткеч буларак карала.­­

Ришвәт бирү турында ирекле хәбәр итү ­– ришвәт бирүче тарафыннан үзенең теләге буенча хокук саклау органнарына (прокуратура, полиция, Федераль куркынычсызлык хезмәте), ягъни оператив-эзләтү хокукы һәм алдан тикшерү вәкаләтле бирелгән теләсә нинди органнарга теләсә нинди формада үзе тарафыннан вазыйфаи затка ришвәт бирү турында белдерелгән гариза.­­­­ Ришвәтне бирү турында ирекле рәвештә хәбәр итә ришвәт бирүчегә карата җинаять җаваплылыгы турында эш кузгатудан баш тарту өчен нигез булып тора.­­ Башка дәүләт органнарына хәбәр ителгән, хокук саклау органнарына тапшырылмаган хәбәр җинаять җаваплылыгыннан азат итү өчен нигез була алмый.­ Шул ук вакытта бу зат үзе тарафыннан кылынган җинаятьнең хокук саклау органнарына мәгълүм булмавыннан чыгып эш итәргә тиеш.­

Керемнәр һәм чыгымнар. 1922 елның сентябрендә ВЧК рәисе Ф.Э.Дзержинский чыгымнары рәсми керемнәренең күләменнән артып китүче барлык совет гражданнарының исемлекләрен төзергә куша.

Дювалье Жан-Клод (1951– ), ХХ гасырның 70-80 елларында Гаити диктаторы, илдән чыгып китеп, АКШ, Канада һәм Франция илләрендәге банк счетларында 1 миллиард доллар тирәсе акча урнаштыра. Яңа вакытның иң коррумпир сәясәтчеләренең берсе булып санала. Андриановның "Бюрократия, коррупция..." китабыннан. 2009 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International