ТР инспекциясе дәүләт хезмәткәрләре сайтларның адреслары турында белешмәләр тапшырачак

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 28 декабрендәге 2867-р номерлы боерыгы, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы федераль законның 20.2 ст. һәм “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының 17.2 статьясы нигезләмәләре нигезендә, дәүләт граждан хезмәткәрләренә “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә һәркем файдалана алырлык мәгълүматлар урнаштырылган сайтларның һәм (яки) сайт битләренең адреслары турында белешмәләр тапшырырга кирәк.

“Интернет” челтәрендәге сайтлар турында белешмәләр расланган формага ярашлы рәвештә дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан ел саен 1 апрельгә кадәр тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International