Икенчел куллану проектлары реестрына 34 капиталь төзелеш объекты кертелгән

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы проект документациясен яңадан куллануда икътисадый нәтиҗәле булуын тану мәсьәләләре буенча Норматив-техник совет реестрга 34 социаль-әһәмиятле объектны кертүне хуплаган. Белгечләр фикеренчә, объектлар тулысынча икътисадый нәтиҗәлелек критерийларына җавап бирә һәм ил буйлап тиражлау өчен тәкъдим ителгән.

Норматив-техник совет хуплаган норматив-хокукый объектлар арасында – 14 мәктәп, 11 балалар бакчасы, ике торак йорт, ике спорт комплексы, түбәле боз катогы, мәдәни-савыктыру үзәге, авыл мәдәният-ял итү үзәге, Санкт-Петербург шәһәренең “Сугыш ветераннары йорты” социаль хезмәт күрсәтүнең стационар учреждениесе корпусы, ШРП урнаштырылган югары басымлы газүткәргеч, түбән басымлы бүлгеч-газүткәргечләр һәм торак йортларга газ китерә торган җайланмалар.

Икенчел кулланылыш проектлары реестрына соңгы дүрт ай эчендә барлыгы 189 объект кертелгән.

Исегезгә төшерик, бюджет хисабыннан объектларны төзегәндә икенчел кулланылыштагы икътисадый нәтиҗәле проект документациясен куллану законнар белән беркетелгән.

Икенчел кулланылыштагы проект документациясен икътисадый яктан нәтиҗәле дип тану өчен ул Россия Хөкүмәте раслаган критерийларга җавап бирергә тиеш: капиталь төзелеш объектын төзүнең смета бәясе Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы раслаган төзелешнең эреләндерелгән норматив бәясен (ТНБ) кулланып билгеләнгән, күздә тотылган төзелеш (чик дәрәҗә) бәясен арттырып җибәрергә, ә ТНБ булмаган очракта – билгеләнеше, проект куәте, табигый һәм территориядәге башка шартлары буенча аналогик объектларның смета бәясеннән артып китәргә тиеш түгел.Шулай ук объект “С” классыннан ким булмаган энергетика нәтиҗәлелеге классына карарга тиеш.

Әгәр документация әлеге критерийларга җавап бирә икән, ул вакытта уңай дәүләт экспертизасы бәяләмәсен ала һәм икътисадый яктан нәтиҗәле дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International