Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышы

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Бүген Казан  Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.  

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, мунициципаль районнар җитәкчеләре катнашты.   

Утырыш барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.

Көн тәртибендә «2017 елда коррупциягә каршы көрәш эше, 2018 елга коррупциянең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү чаралары турында»гы мәсьәлә иде.

Үткән ел коррупциягә каршы федераль законнарга үзгәрешләр кертелде, шуңа да республикада берничә закон имзаланды, диде Рөстәм Миңнеханов, алар буенча районнар башлыклары, депутатлар, башкарама комитетлар җитәкчеләре керемнәре турындагы белешмәләрне республика Президентына тапшыралар. «Шуны истә тотыгыз, керемнәргә һәм чыгымнарга контроль,  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау белән бергә – коррупцияне профилактикалау буенча мөһим чара», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне декларацияләр рәсмиләштерү мәсьәләсенә мөмкин кадәр җитди карага өндәде.

«Үткән ел министрлар, вице-премьерлар дәрәҗәсендә вазыйфа биләүче 10 затка җәза бирелде. Җаваплылыкка 370 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр тартылды. Төп өлеш – техник яктан эшләп бетермәү, юридик яктан документларны дөрес тутырмау», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәнфәгатьләр конфликтына килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов мондый ситуацияләрне булдырмаска тырышырга өндәде. Аерым алганда, әгәр чиновник эшкә туганын ала икән, ул бу хакта федераль закон белән билгеләнгән срокларда һәм тәртиптә хәбәр итәргә тиеш.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International