Инспекция башлыгы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышында катнашты

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 июнендә Чистай шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов, ТРда юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Ленар Габдурахманов һәм башкалар катнашты.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы автомобиль юлларын төзегәндә, үзгәртеп корганда һәм ремонтлаганда башкарылган эшләрдә норматив таләпләрне  үтәү  һәм Татарстанның урам-юл челтәре объектларында үткәрелә торган тикшерүләр турында  чыгыш ясады.

Василий Кудряшов хәбәр итүенчә, 2017 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 60 юл төзелеш объектында күзәтчелек гамәлгә ашырылган: 4 күптармаклы борылыш урыны, 48 автомобиль юлы, 6 күпер, 2 махсус транспорт  туктау урыны.

Әлеге объектларда 394 тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 59 күрсәтмә бирелгән, административ хокук бозулар турында 31 беркетмә төзелгән, төзелгән, үзгәртеп корылган 37 капиталь төзелеш объектының ярашлылыгы турында бәяләмә бирелгән.

Шулай ук җитәкче, урам-юл челтәрендә ремонт эшләре, нигездә, җитештерү технологиясе буенча гамәлгә ашырыла, ә ачыкланган хокук бозулар вакытында – төзелеш барышында ук бетерелә, дип тә өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International