Гарызнамә формасы:
Белешмә материаллары, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчелегеннән аңлатмалар, шулай ук Инспекция эшчәнлегенә кагылышлы башка материалларны соратып алу өчен матбугат чарасы бланкысында җаваплы җитәкченең (баш мөхәррирнең, бүлек мөхәрриренең) имзасы белән хат әзерләргә кирәк.
Гарызнамәнең эчтәлеге:
Хатта түбәндәгеләр булырга тиеш: сорауның асылы, сорауларның мөмкин булганча тулы исемлеге, җавап алуның көтелгән чоры, редакциянең элемтә белешмәләре һәм корреспондентның координаталары.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасында төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт вазыйфасын үтәүнең административ регламенты нигезендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең gsn@tatar.ru рәсми электрон почтасына юнәлткән очракта, Сезнең мөрәҗәгатегез кабул ителәчәк һәм теркәүгә алыначак.
Гарызнамәләргә 7 көн («Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» РФ законының 40 ст. нигезендә) дәвамында җавап бирелә.