2018 елның 26 июнендә 14.00-18.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Александрович Кудряшов гражданнарны кабул итәчәк.
Үзегездә булган барлык сораулар белән Сез Казан ш., Зур Кызыл урамы, 15/9 адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Шәхсән кабул итү барышында гражданин үзенең шәхесен таныклаучы таныклыкны күрсәтә.
ДТК инспекциясе башлыгына пәнҗешәмбе көнне 9.00-12.00 һәм 14.00-17.00 сәгатьләрдә (843) 237-91-87 телефоны буенча кабул итү буенча язылырга мөмкин.
Исегезгә төшерик, ДТК инспекциясе җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү атна саен, сишәмбе көннәрендә 14.00-18.00 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла.