Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесе эшли башлады

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

“Түбән Кама нефтехим” изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия булган предприятие файдалануга тапшырылды. Предприятиене ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Изобутилен изопрен җитештерү өчен кулланылачак, ә ул синтетик һәм бутиллы каучук җитештерүдә төп компонент булып тора.

Яңа җитештерү предприятиесе изопрен-мономер заводының өч инвестиция проектының икенчесе булып тора. Ул СКИ-3 изопрен каучугын елына 330 мең тоннага кадәр җиткерү программасында тормышка ашырыла. Моннан тыш, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International