ТР ДТК инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Инспекция ихтыяҗлары өчен товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алуны гамәлгә ашырганда коррупцияне булдырмауга ярдәм итүче чараларны тормышка ашыру,   шул исәптән гамәлгә ашырылучы сатып алуларның ачык булуын тәэмин итү буенча чаралар уздыру, шулай ук сатып алуларда катнашучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру.

2. Төзелә торган объектларда җәрәхәтләнү очракларын киметү мәсьәләсен карау.

3. «Күпфатирлы йортларның һәм башка күчемсез милек объектларының өлешле төзелешендә катнашу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2004 елның 30 декабрендәге 214 номерлы Федераль законга планлаштырыла торган үзгәрешләрне күзәтү.

4. Инспекция каршындагы Иҗтимагый советы рәисен яңадан сайлау.

5. Утырышта катнашучылар белән фикер алышу өчен ачык мәсьәләләр.

Утырышта бертавыштан кабул ителгән карар нигезендә Иҗтимагый совет рәисе итеп Борис Королёв («Кризиска каршы процедуралар үзәге» фонды идарәсе рәисе, ТР Иҗтимагый палатасының «Торак төзелешендә проектлы финанслаудан өлешле төзелешкә күчү проблемалары буенча» эш төркеме әгъзасы) сайланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International