Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм Саклык банкы төзүчеләр белән эш итүнең яңа механизмнары турында фикер алышты

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев Саклык банкы ҖАҖ вәкилләре белән төзүчеләр эшчәнлегендә күптән түгел өлешле төзелеш турындагы законга кертелгән үзгәрешләргә бәйле булган банклар катнашу механизмнары һәм эскроу-счетлар алып бару мәсьәләләре турында фикер алышты. Киңәшмә 6 июльдә ведомствода узды.

Финанслауның яңа моделенә күчү кысаларында министр Владимир Якушев мәгълүмат җиткерү һәм күчемсез мөлкәт базарында катнашучыларның уңай мөнәсәбәтләрен арттыруның югары әһәмиятен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Саклык банкы тарафыннан төзүчеләргә эскроу-счетлар кулланып кредит бирү буенча пилот проектлар дүрт төбәктә җибәрелде: Татарстан Республикасы, Пермь крае, Төмән өлкәсе, Алтай крае.

Киңәшмә кысаларында яклар, шулай ук төзүчеләр өчен банклар катнашуының хакына бәйле мәсьәләдә дә фикер алышты. Банк вәкилләре сүзләренчә, бер төзүчегә исәп-хисап счеты буенча хезмәт күрсәтү бәясе – аена 5 мең сум тирәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International