Алексей Песошин Казанда проблемалы йортлар төзелеше белән танышты

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда өлеш кертеп төзелә торган проблемалы йортлар төзелеше белән танышты.

Йортларны карау урынында бу хәл турында фикер алыштылар һәм проблемалы объектлар төзелешен төгәлләү өчен алга таба эш буенча адымнар билгеләнде.

Алексей Песошинны ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казанның шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов озата йөрде.

ТР Премьер-министры һәм аны озата йөрүчеләр беренче булып Әмирхан урамындагы 68 нче кварталдагы күпфатирлы торак йортны карады (төзүчесе – “Маг-строй” ҖЧҖ).

Рөстәм Нигъмәтуллин, озакка сузылган әлеге төзелеш контрольдә тора, өлеш кертүчеләр белән элемтә бар, дип белдерде.

Алга таба Ак. Губкин урамындагы “ГХМ” торак комплексы төзелешен карадылар һәм аны төгәлләү вариантлары турында фикер алыштылар.

Ак. Губкин урамындагы “ГХМ” торак комплексындагы 5 нче йортның техник әзерлеге 94% (төзүчесе – “ФОН” ҖЧҖ).

Шулай ук Павлюхин урамындагы “Симфония” торак комплексы да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International