Инспекциядә дәүләт граждан хезмәткәрләренә биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәве буенча аттестацияләү узды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәр хезмәткәренең һөнәри белемнәре югары стандартларга туры килүе турында кайгырта. Бүген Инспекция хезмәткәрләре биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәүгә карата аттестация уздылар.

Аттестацияләү комиссиясендә Инспекция башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин, “АБАДА” фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Ленар Сафиуллин, хокук идарәсенең юридик бүлеге башлыгы в.б. Ландыш Фәттахова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы Наталья Гапсәләмова һәм  дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Светлана Яковенко катнашты.

Дәүләт граждан хезмәткәрләренә карата үткәрелгән аттестация нәтиҗәсендә Инспекциянең унике дәүләт граждан хезмәткәре биләгән вазыйфасына туры килүе буенча аттестация узды. Моннан тыш, бер хезмәткәр вазыйфада үсү тәртибендә билгеләнгән тәртиптә граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International