Рөстәм Миңнеханов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Анда ул Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнаштылар. 

Яклар республикада төзелеш, күп фатирлы йортларны капиталь ремонталу, уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәләрендә федераль финанслау катнашындагы программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләште. 

Республикада төзелеш өлкәсендә барлыгы 38 программа гамәлгә ашырыла. 

Шул исәптән республикада иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы да гамәлгә ашырыла - Татарстан Республикасы Россия регионнары арасында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру рейтингында беренче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International