А.Песошин өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләр буенча комиссия утырышы үткәрде

2018 елның 10 августы, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында кичә «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышы узды. Бу хакта республика хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта Чаллы, Түбән Кама, Чистайдагы комиссия әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Беренче булып ГТ-004 газ турбиналары җитештерүгә һәм энергетика, нефть, газ химиясе җиһазларына запас частьләр эшләүгә бирелгән гариза каралды. Гаризаны “КамЭнергоМаш” ҖЧҖ (“КЭР-Холдинг” компанияләр төркеменә керә) тәкъдим итте. Бу проект комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Икенче проектны “Метакам” ҖЧҖ тәкъдим итте. “Метакам” компаниясе контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика (КИПиА) өчен комплектлаучыларны эшләүгә махсуслашкан. Бу проект та комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Өченче гариза “Химресурс” компаниясеннән иде. Ул эпоксидлы сумала җитештерә. Комиссия карары белән бу гаризаны карау проектның кайбер икътисади параметрларын ачыклау өчен бер айга кичектерелде.

“Камский металлург” компаниясе газ, химия сәнәгате өчен продукция җитештерүгә инвестицион проект тәкъдим итте. Бу проект та комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Соңгы проект - “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе базасында түбән басымлы полиэтиленнан торбалар җитештерүгә “Гиперион” ҖБ ҖЧҖнеке иде. Комиссия карары белән бу гаризаны карау да бер айга кичектерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International