4 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә зарури таләпләр бозылуны профилактикалау, төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда тикшерүләрнең нәтиҗәләрен рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча чираттагы семинар (конференция) булачак

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

4 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә зарури таләпләр бозылуны профилактикалау, төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда тикшерүләрнең нәтиҗәләрен рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча чираттагы семинар (конференция) булачак

2018 елның 4 октябрендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контрольлек советының уртак утырыш беркетмәсен үтәүгә бәйле киңәшмә узачак. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре, төзелеш оешмалары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашачак.

Әлеге семинарлар ТР ДТК инспекциясе тарафыннан икенче ел рәттән үткәрелә. Әйтик, 2017 елның 22 ноябрендә Казанда ТР ДТК инспекциясенең куст киңәшмәсе узган иде. Киңәшмәдә Инспекция хезмәткәрләре, төзелеш оешмалары һәм Казан шәһәренең, Лаеш, Яшел Үзән муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.

2018 елның февралендә киңәшмә Яр Чаллы шәһәрендә узды, анда Татарстан Республикасының Тукай, Әгерҗе, Минзәлә, Актаныш, Менделеевск, Мамадыш районнарыннан вәкилләр чакырылган иде.

Семинарларда ТР ДТК инспекциясенең төзелеш процессында катнашучылар белән ике арадагы хезмәттәшлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр; шәһәр төзү эшчәнлеге турында законнарга һәм өлешле төзелеш турында законнарга кертелгән, зарури таләпләрне билгеләүче төп үзгәрешләр, аларның гамәлгә керү чорлары һәм тәртипләре турында фикер алышыначак.

Белешмә өчен:

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы ФЗ нигезендә, юридик затлар, шәхси эшкуарлар тарафыннан зарури таләпләр бозылуны кисәтү, зарури таләпләр бозылуга китерә торган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны юкка чыгару максатларында, дәүләт контроле органнары дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм өлешле төзелеш өлкәсендә зарури таләпләр бозылуны профилактикалау чараларын гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International