"КАЗАНЬ ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге объектына ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Лаеш районы, Олы Кабан авылында урнашкан "КАЗАНЬ ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге"нең 1.2 этабы, беренче чираты" төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм кулланыла торган энергия ресурсларын исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсен алды. Әлеге объектны төзүче – "КАЗАНЬ ЭКСПО" ҖЧҖ. Объектта күргәзмәләр павильоны һәм бушату зоналары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International