Казанның Торак сәясәте идарәсе һәм Яр Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре белән эш киңәшмәсе

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) әзерләү, оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе буенча эш киңәшмәсе булды. Шулай ук юридик затлар эшчәнлеген билгеле бер куркынычлылык категориясенә кертүне билгели торган критерияләрне билгеләү мәсьәләләре турында да сүз барды. Киңәшмәдә Казан ш. Торак сәясәте идарәсе һәм Яр Чаллы ш. Башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Очрашу барышында әйтеп үтелгәнчә, хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе өлешле төзелеш объектларында тикшерүләр уздыру тәртибен регламентлый торган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы проектын әзерли. Киңәшмәдә белгечләрдән документларны төзегәндә исәпкә алыначак кисәтүләр һәм аңлатмалар тыңланды. Боерык тикшерүләр уздыру критерияләрен тәртипкә салу мөмкинлеген бирәчәк. Билгеләп узарга кирәк, күпфатирлы йортларны өлешле төзү өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге өлкәдә зур эш башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International