Алексей Песошин Әлмәттә ике социаль ипотека йортын төзү барышы белән танышты

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт шәһәрендә булды. ТР Хөкүмәте башлыгы ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының «Западные ворота» микрорайонындагы күп фатирлы торак йортлар төзелешенең барышын тикшерде. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов озата йөрделәр.

Төзелеш мәйданчыгында агымдагы эш барышы һәм алга таба объектлар төзелешен төгәлләү эшләре турында фикер алыштылар. Искәртеп узабыз: 2017 елда төзү графикларын бозган өчен подрядчы «Стройкомплекс» ҖЧҖ килешүне өзеп, эшләрдән читләштерелгән иде. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды белән бергә подрядчы һәм заказчыны алмаштыру карары кабул ителде. 2018 елның мартында 22нче позиция һәм 30нчы позициянең заказчысы итеп «ЖИК-Нижнекамск» ҖЧҖ, подрядчы итеп «Строй-стандарт» ҖЧҖ (Түбән Кама шәһәре) билгеләнде.

Бүгенге көндә 22 позициядә үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасы тоташтырылган, эчке эшләр бара. Алексей Песошинга бүгенге көндә агымдагы елның 2 кварталында торак йортларны файдалануга тапшыру өчен бөтен көчләрен куюларын хәбәр иттеләр.

Алга таба Алексей Песошин һәм Ирек Фәйзуллин шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштылар. Узган ел район шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 2018 -2020 елларга федераль инвестицион программага кергән. Чистарту корылмаларын реконструкцияләү алты этапта планлаштырылган. Эшләр дәвам итә. Объектта бүгенге көндә 117 кеше эшли.

Очрашу тәмамланганда Алексей Песошин төзелеш һәм объектларны  реконструкцияләү өчен җаваплы кешеләрне темпны арттырырга һәм эшнең сыйфатына аерым игътибар итәргә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International