Татарстанның көньяк-көнчыгышында өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан Респуликасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә өч балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә башлау турында гарызнамә алынды.

220 урынга исәпләнгән балалар бакчалары Әлмәт шәһәренең Бигаш һәм Мир урамнарында урнашкан. Шулай ук Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә дә балалар бакчасы сафка бастырыла. Ул Нефтьчеләр урамы, 33А йорт адресы буенча урнашкан.

Әлеге объектларда дәүләт төзелеш күзәтчелеге закон белән расланган тәртиптә башкарыла. Күзәтчелек расланган тикшерүләр программасы нигезендә алып барылачак.

Проект буенча биналарда йокы һәм уен бүлмәләре, физкультура һәм музыка заллары, ашарга пешерү блогы, административ һәм көнкүреш биналары урнашкан, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар урнаштыру каралган.

Объектларны Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе, «ТР Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе» МКУ төзи. Генераль подрядчылар – ТР «Татлизинг» ДУП, «Алтын Групп» ҖЧҖ.

План буенча объектлар 2019 елның өченче кварталында төзелеп бетәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International