Бүген, 4 апрельдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт архивында булды. Архив хезмәткәрләре белән очрашу кысаларында Инспекциядә төзеләчәк музей өчен тарихи мәгълүматлар һәм материаллар бирү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын әзерләү һәм бәйрәм итү кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы музее өчен материаллар җыю эшен башлап җибәрделәр, анда архив документлары, ТАССР чорының тарихи фотографияләре тәкъдим ителәчәк.
Әлеге чаралар Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән хезмәттәшлектә уздырыла.