ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Хокук идарәсе башлыгы «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруында чыгыш ясады

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов «ТНВ» телерадиокомпаниясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә багышланган «Татарстан коррупциясез» программасында чыгыш ясады.

Программада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең бүлек башлыгы Салават Рәхимов, Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең Дәүләт төзелеш күзәтчелеге төбәкара бүлеге башлыгы Илдар Хәбибуллин, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең күзәтчелекне оештыру бүлеге башлыгы Любовь Балабанова һәм башкалар катнашты.

Телетапшыруда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген башкарганда ачыкланган кагыйдә бозулар, аларның барлыкка килү сәбәпләре, шулай ук аларны булдырмау ысуллары каралды.

Телетапшырулар кысаларында Шамил Раимов объектларда Дәүләт төзелешен күзәтүне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, кагыйдә бозулар ачыкланган очракта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең гамәлләре турында сөйләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International