Казанда төзелеш базарында катнашучылар һәм дәүләт хакимияте вәкилләре катнашында киңәшмә узачак

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Казанда Татарстанның төзелеш базарында катнашучылар белән республика киңәшмәсе узачак. Анда төзүчеләр, техник заказчылар, подрядчы оешмалар, башкарма комитет вәкилләре катнашачак. Утырышны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов үткәрәчәк.

Көн тәртибендә - дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм өлешләп төзү өлкәсендә шәһәр төзелеше законнарының яңа таләпләре. Төзүчеләргә шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләрне аңлату ниятәнә. Моның өчен утырышта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре чыгыш ясаячак, шулай ук ТР Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак.

Киңәшмәдә төзелештә катнашучыларга төзелештә хата җибәрмәү максатыннан аңлатмалар бирү, төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге, өлешләп төзү, хокук куллану практикасының төп мәсьәләләрен һәм таләпләрен карау, инспекция тарафыннан тикшерүләр үткәрү барышында барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләрне ачыклау һәм тикшерү планлаштырыла.

Киңәшмәнең икенче өлеше диалог формасында узачак, анда эшкуарлар сораулар бирә һәм аларга квалификацияле җаваплар ала алачак. Быел ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе эшкуарлар берлеге белән берничә очрашу үткәрергә планлаштыра.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда кулланыла торган җиһазлардан күргәзмә оештырылачак.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залы, 2нче кат.

Белешмә өчен: 2018 елда инспекторлар тарафыннан Татарстанда төзелә торган объектларда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата 4505 тикшерү үткәрелде. Төзелеш фирмаларына кагыйдә бозуларны бетерү турында 1269 күрсәтмә бирелде. Инспекторлар административ хокук бозулар турында 1368 беркетмә төзеделәр. Гомуми суммасы 30,5 млн сумнан артык штраф салынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International