Казанда мәчет бинасы ярашлылык турында бәяләмә белән расланды

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген, 14 июньдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәчет бинасына төзелгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объект Казан шәһәре Совет районының Большие Клыки поселогының Хезмәт урамы буенча урнашкан. Бина цоколь каты һәм манаралы ике катлы корылма булып тора. Бинаның гомуми мәйданы - 372,8 кв.метр. Проектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслар каралган.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

--

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International