ИГЪТИБАР, МОШЕННИКЛАР!!!

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле подряд оешмалары һәм заказ бирүче оешма җитәкчеләре!

Хәзерге вакытта төзүчеләрнең, подрядчыларның һәм төзелеш базарының башка катнашучыларының мобиль телефоннарына (шул исәптән 89052757343 номерынан) шалтыратып, үзләрен Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Александрович Кудряшов дип таныштыру очраклары ачыкланды.  Аннары соң төзелә торган объектның проект документларына туры килү-килмәве турында бәяләмәне алуны тизләтү буенча хезмәтләр тәкъдим итәләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәбәр иткәнчә, мондый шалтыратулар билгесез затлар тарафыннан мошенниклык факты булып тора.

Мондый фактлар буенча мөрәҗәгать иткән очракта, сезне тәүлек буе эшли торган 8(843) 237-91-87 телефоны аша Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән элемтәгә керүегезне яки Инспекциянең ышаныч телефонына (8 (843) 238-33-79 шалтыратуыгызны сорыйбыз.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International