ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы «Урман атнасы-2019» да катнашты

2019 елның 5 октябре, шимбә

2019 елның 5 октябрендә Татарстанның Питрәч районы Иске Шигали авылы янындагы мәйданчыкларның берсендә урман утыртуга ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең үзәк аппарат хезмәткәрләре һәм капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча №4 һәм №5 бүлек инспекторлары, шулай ук Казан шәһәре буенча территориаль органының автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешен күзәтү бүлеге кушылды.

Инспекторлар уртак көч белән 400 гә якын ылыслы агач - чыршы һәм карагай утыртты. Шуның белән хезмәткәрләр табигатьне саклауга һәм Татарстан урманнарына сакчыл мөнәсәбәткә үзләреннән өлеш керттеләр. Саф һавада берничә сәгать вакыт уздырып,  алар бик күп уңай кичерешләр алды.

Шулай ук агач утырткан җирдә барлык теләүчеләр өчен кыр кухнясы оештырылган иде.

«Мондый сәфәрләрне Инспекциянең матур традициясенә әверелдерәсе килә. Нәтиҗәсе дә яхшы бит - урман утыртылды!»,- дип билгеләп үтте инспекция хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International