ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Милләтләр кроссы-2019» да катнашты

2019 елның 6 октябре, якшәмбе

2019 елның 6 октябрендә Казан Бөтенроссия йөгерү көненә кушылды. «Казан Арена» стадионы янындагы территориядә «Милләтләр кроссы – 2019» кысаларында йөгерешләр старт алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә әлеге масштаблы спорт чарасында катнашты.

Быел Милләтләр кроссы белән бер көндә Татарстан башкаласында Казан милли ярыммарафоны җиңел атлетика ярышы узды, аның кысаларында катнашучылар 10 км һәм 21,1 км дистанцияләргә йөгерде.

«Милләтләр кроссы-2019» ел саен, яше һәм физик әзерлек дәрәҗәсе нинди булуга карамастан, спортка битараф булмаган күп кешене берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International