Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ноябрь аена коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. РФ Икътисади үсеш министрлыгында коррупционерлардан алынган элиталы фатирларны сатуга чыгарырга тәкъдим иттеләр. Хәзер бу күчемсез милекне бары тик бушлай чиратта торучыларга һәм дәүләт учреждениеләренә тапшырырга гына мөмкин. Бу турыда тулырак мәгълүматны http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2136213.pdf сылтамасы буенча «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә табарга мөмкин.