«Молодежный» торак комплексындагы беренче йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 2 декабрендә, Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Молодежный» торак комплексының беренче йортының төзелгән, реконструкцияләнгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектын энергетика ресурслары кулланыла торган исәпкә алу приборлары белән җиһазландыру таләпләренә туры килүе турында әзерлеген раслады.

Объектның гомуми мәйданы - 5752 кв.м., 20 катлы йортта 108 фатир әзер.  Шулай ук объектта 69 урынлык җир асты парковкасы да бар. Күпфатирлы торак йорт Казан шәһәренең Совет районындагы Нокса авышлыгы урамында урнашкан.  Исегезгә төшерәбез, әлеге йорт өлешле төзелешнең «проблемалы» объектлары рәтенә кергән иде. Объект төзелә башлау турында хәбәр 2013 елда алынган. “Молодежный” торак комплексына 5 йорт керә, шуларның 3 е тапшырылган. «Ак таш» СФ ҖЧҖе  «Фон» фирмасының «Молодежный» торак комплексының 20 катлы беренче йортын төзеп бетерүгә узган елның көзендә керешкән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International