ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт  программасы буенча 876 йорттан 831 торак объектында эшләр тәмамланган, шулардан торак инспекциясе 536ын кабул итеп алган. Декабрь башына  төзүчеләр бүлеп бирелгән акчаларның  98%ын – 4,636 млрд. сумын үзләштергән.

Күп фатирлы йортларга капремонт объектларында Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе 41 муниципалитетта 3 мең 666 тикшерү уздырган. Шуларның сигезендә 34 техник иминлек кагыйдәсен бозу факты ачыкланган.

Нотыкчы билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада барлык 9 капиталь ремонт программасы да, Газлаштыру фондының дүрт программасы, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырылучы программалар да үтәлгән.

Су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 21 объектның 19ы файдалануга тапшырылган. Спас районында (Идел елгасы яр буйлары) һәм Казанда (Кабан күле) эшләр дәвам итә.

 «Уңайлы мохит» прораммасы кысаларында 46 объект (мәктәпләр, сырхауханәләр, мәдәният учреждениеләре, спорт объектлары һәм башкалар) инвалидларга һәм йөри алулары чикләнгән башка кешеләргә яраклаштырылган.  

Муниципалитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов  хисап документациясен тапшыруны озакка сузмаска кушты. «Документларда тәртип булырга тиеш. Объектны төзеп бетерүгә үк, башкарылган эшләрне кабул итеп алу турында актларны тапшырыгыз», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International