2017 елның 20 июленә 1 252,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 52,2%ын һәм үткән елның шушы чорына карата 106% тәшкил итә.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.