Җиңү Көне...

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Кадерле татарстанлылар!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән сезне Җиңү көне белән тәбрик итәм!

Илебез фашизмны тар-мар итүгә ирешеп, Бөек Җиңү яулаган көннән соң җитмеш тугыз ел вакыт узып киткән. Бөек Ватан сугышында Җиңү – ул совет халкының бөек батырлыгы, аның рух көрлеге, сугышчан батырлыгы, нык һәм куәтле булуы турында таныклап тора.

Без яу кырларында Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәш казанган каһарманнарны данлыйбыз. Батыр солдатлар белән беррәттән, алман оккупантларын тар-мар итүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре дә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңүгә ирештерде.

Үткәнебезне онытырга хакыбыз юк, чөнки тарихи тәҗрибә аксиомасы:  тарихын оныткан халыкның киләчәге юк, ди.

Бүген илебез икътисады, төзелеш тармагы, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап, илне үстерү өчен эшләвен дәвам иттерә, аның данын һәм байлыгын арттыра. Без ветераннарга, халыкка җиңү китергән һәр кешегә хөрмәт белдерәбез һәм ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе, язгы җылы көннәр һәм шәп кәеф, шатлык һәм бәхет, якты өметләр һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге

инспекциясе җитәкчесе

В.Р. Нәҗмиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International