“Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча торакка таләпләр билгеләнде

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

16 июль көнне Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Елена Сиэрра катнашында булып узган эшлекле киңәшмәдә Россия гражданнары сатып ала алырдай һәм уңайлы булган энергиянәтиҗәле торак төзелеше һәм аны тапшыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Киңәшмә Ярославль өлкәсендәге “Лит” заводында узды, ул энергияне саклаучы материалларны Россиядә беренчеләрдән булып җитештерә башлады.

Сөйләшүнең төп темаларыннан берсе Төзелеш тармагын инновацион үстерү стратегиясен эшләү һәм 2020 елга кадәр төзелеш материалларын һәм индустриаль йорт төзелеше сәнәгатен үстерү стратегиясен актуальләштерүгә бәйле булды.

Елена Сиэрра шулай ук “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру буенча җентекләп сөйләде, эконом-класслы торакка карата Төзелеш министрлыгы тарафыннан булдырылган таләпләрне җиткерде.

Таләпләрнең иң мөһимнәреннән берсе – энергиянәтиҗәлелек югары класслы (В дан да ким булмаска) булырга тиеш. Елена Сиэрра сүзләренчә, бу кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртып кына калмыйча, илдәге энергиянәтиҗәле материалларга һәм технологияләргә булган сорауны да арттырачак.

Моннан тыш, эконом-класслы торак өчен түбәндәгеләр мәҗбүри булачак:

- эчке яктан төзеклек һәм фатир саен суга, җылылыкка, электр энергиясенә карата исәп җайланмаларын урнаштыру;

- инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәт итүче төркемнәре өчен тулы канлы тормыш белән яшәүгә шартлар тудыру.

Төп игътибар “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында төзелүче кварталларның архитектур торышына һәм медицина һәм белем бирү учреждениеләре, мәдәният һәм ял итү объектларына, спорт белән шөгыльләнү урыннарына, сәүдә комплексларына юнәлдереләчәк.

 

РФ Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International