Татарстан икътисады 2014 елда 1,3 процентка үскән

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади совет утырышында 2014 елның башлангыч нәтиҗәләре турында доклад белән ТР буенча Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең төбәк органы җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нигездә ул күпчелек икътисади күрсәткечләр буенча 2014 ел нәтиҗәләре аннан алдагы  чор күрсәткечен узып киткән дип хәбәр итте. Шул ук вакытта икътисад үсеше 1,3 процент тәшкил иткән.

Тулаем төбәк продукты (ВРП) - 1 трлн. 630 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгать җитештерүе индексы (ИПП) – 100,6 процент. 

2014 ел буенча төяп озатылган продукция күләме якынча 1 трлн. 627 млрд. сумлык. Төп капиталга булган инвестицияләр ел буенча 542 млрд. сум тәшкил итә (2013 ел нәтиҗәләре буенча  – 520 млрд. сум).

2014 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 189 млрд. сум тәшкил итәчәк.

2014 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча берәмләп товар әйләнеше 700 млрд. сум тәшкил иткән, 2014 ел нәтиҗәләре буенча сан 770 млрд. сум тирәсе тәшкил итәчәк.

В.Кандилов хәбәр иткәнчә, 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 13,6 процентка кимегән

Елга карата инфляция 109,7 тәшкил итә.

2014 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы – 27,6 мең сум, 2014 ел нәтиҗәләре буенча – 28,5 мең сум.

Демографик хәлгә килгәндә, Татарстанда 2014 елда 56 мең 690 кеше туган, 46 мең 960 кеше үлгән, үсеш 9 мең 730 кеше тәшкил иткән.

Татарстанстат җитәкчесе җентекләп узганча, әлеге нәтиҗәләр әле төгәл түгел, 2014 елның ахыргы күрсәткечләре февральнең икенче яртысында әзер булачак


Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International