Татарстан Республикасында 94,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә

2015 елның 16 гыйнварына күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасында 94,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2015 ел башыннан бирле торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру эше Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә дәвам итә.

Социаль ипотека программасы кысаларында, 2015 елның 16 гыйнварына күрсәткечләр буенча, 186 фатирлык 9 мең кв. метр мәйданлы 8 торак йорт файдалануга тапшырылган. Программаның төзелүче объектларыннан 62 объект – югары әзерлек дәрәҗәсендә, уртача әзерлектә – 37 объект, түбән әзерлек дәрәҗәсендә – 38 объект.

Ирек Фәйзуллин искә төшергәнчә, республикада Бөек Ватан сугышының 66 ветераны өчен 11 йорт төзелеп килә. Югары әзерлек дәрәҗәсендә – 2 объект, уртача әзерлектә – 7 объект, түбән әзерлек дәрәҗәсендә – 2 объект. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү җәһәтеннән Татарстанда 2015 елның 9 маена кадәр 25 ветеран өчен 6 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2015 елның 9 маеннан соң төзелеш эшләре графиклары нигезендә 29 ветеран өчен 5 торак йортны файдалануга тапшыру күз алдында тотыла.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, 2015 елда 331 ятим баланы торак урыны белән тәэмин итү каралган. Бу максатларга 356 млн. 420 мең сум федераль һәм республика бюджетларыннан киләчәк.

Моннан тыш, 2015 елда 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә Татарстан бюджетында 128 млн. 101 мең сум каралган. Торак Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша биреләчәк.

«Авыл клублары» программасы кысаларында 2015 елда 42 клуб төзеләчәк һәм бер клубка (Казандагы «Полимер» МЙ) капиталь ремонт ясалачак.

Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.



ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International