Россиянең төзелеш министрлыгы төбәкләргә төзелештә административ киртәләрне киметү өстендә эшләргә ярдәм итә

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

20.04.2014 ел, №80-ФЗ Федераль законның 2 статьясы нигезендә Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар процедураларның тулы исемлеге белән яраштырылырга тиеш. Россия Төзелеш министрлыгы әлеге эштә тиешле методик күрсәтмәләрне эшләде һәм Россия Федерациясе субъектларына җибәрде.

2014 елның 30 апрелендә хөкүмәт тарафыннан расланган торак төзелеше өлкәсендә процедураларның тулы исемлеге әлеге өлкәдә административ киртәләрне киметү буенча әһәмиятле адым булды. “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 2 һәм 6 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 20.04.2014 ел, №80-ФЗ Федераль законның 2 статьясы нигезендә җирле һәм төбәкара хакимият органнарына шәһәр төзелеше эшчәнлеге, җир турындагы законнар өлкәсендә хокукый актларны күрсәтелгән тулы исемлек белән туры китерү эшен башкарырга туры киләчәк. Иң беренче чиратта шәһәр төзелеше эшчәнлеге субъектлары өчен тулы исемлектә каралмаган процедураларны үтәргә мәҗбүр итүче нормалар алар арасыннан төшереп калдырылырга тиеш. Шул ук вакытта процедураларны үткәрүнең тәртибен (процедураларны үтү, аннан баш тарту нигезләре, вакытлары, бәясе, гариза бирү рәвеше һ.б. кирәкле булган документлар исемлеге) җайга сала торган норматив актларны федераль законнардагы таләпләргә яраштыру да зарур.

Бу эшне башкару өчен законда Россия Федерациясе субъектларына һәм җирле үзидарә органнарына 6 ай вакыт бирелә. Ләкин төзүчеләр арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, төбәкләрдә тулы исемлектә билгеләнмәгән процедураларны законсыз төстә үтәргә таләп итү җирлекләре әле дә бар. Шуңа күрә Россиянең Төзелеш министрлыгы әлеге эштә тиешле методик күрсәтмәләрне эшләгән һәм Россия Федерациясе субъектларына җибәргән.

Күрсәтмәләрдә тулы исемлектән билгеләнүче процедураларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм җир турындагы законнар өлешендә җирле үзидарә органнарының (аларга, нигездә, төзелешкә һәм объектны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирү керә) һәм төбәкләрнең (аларга, мисал өчен, дәүләт экспертизасы бәяләмәләрен бирү, дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерүләрен үткәрү керә) нинди вәкаләтләргә  ия булганлыгы, шулай ук нинди закон актлары белән җайга салынуы аерым ачык күрсәтелгән.

Җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында законнарны үтәвен контрольдә тотучы РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарына эшләрендә махсус Контрольлек кәгазе кулланырга киңәш ителә, ул торак төзелеше өлкәсендәге Тулы исемлеккә туры килми торган барлык муниципаль процедураларны ачыкларга ярдәм итәчәк.

Процедураларны үткәрү тәртибен билгели торган РФ субъектлары норматив-хокукый актларын, муниципаль хокукый актларны (мисал өчен, административ регламентлар) анализлаганда торак төзелеше өлкәсендәге тулы исемлектә күрсәтелүче процедураларның тасвирламасы реестрыннан файдаланырга киңәш ителә.

Процедураларны тасвирлауның актуальләштерелгән реестры Россиянең Төзелеш министрлыгы сайтында урнаштырылган. Моннан тыш, исемлекне кыскарту эшчәнлеге алып барыла, 2015 елда ул 40 артык процедурага кимергә мөмкин.

 
Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International