Казанда V республика яшьләр форумы узачак

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Казанда бишенче тапкыр Республика яшьләр форумы узачак. Форумның уникальлеге шунда ки, ул инновацион мәйданчыктан гыйбарәт, анда теләсә нинди яшь кеше һәм команда өчен үзенең проектын тәкъдим итү һәм яклау, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр табу һәм иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме алу өчен мөмкинлекләр тудырыла.

Биш еллык тарихында әлеге форум күп төрле үзгәртеп коруларга дучар булды, ләкин аның максаты үзгәрешсез кала бирә – Татарстан Республикасы яшьләренә киңкырлы мәсьәләләр турында сөйләшү өчен шартлар тудыру, шулай талантлы яшьләрне таныту, алар турында фикер алышу, бәяләү һәм социаль яктан әһәмиятле булган, инновацион һәм иҗтимагый яктан файдалы идеяләрне алга этәрү. Форумның башкарма директоры Марат Исмәгыйлов сүзләренә караганда, юбилейлы форум эшендә кайбер үзгәрешләр көтелә. Беренчедән, тематик мәйданчыкларның саны артачак, быел алар 10 булачак: «Яшьләр фәне һәм инновацияләр», «Архитектура һәм шәһәр тирәлеге», «Син – эшмәкәр», «Яхшылык технологиясе», «Иминлек», «Арт Квадрат», «Мәгълүмат агымы», «Кече ватан», «Яшьләр коррупциягә каршы», «Киләчәккә старт!». Икенчедән, бәяләү этабында ук һәр мәйданчыкка теге яки бу республика ведомствосы куратор булачак. Өченчедән, V республика яшьләр форумының оештыру комитетын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләячәк.

Форум берничә этапта узачак. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел форумның финал чарасы җиңүчеләрнең проектларыннан торган өч көнлек күргәзмә рәвешендә булачак, анда фикер алышулар һәм экспертлар белән очрашулар уздырылачак, күргәзмәне Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә караячак. Форумда 16 яшьтән алып 30 яшькәчә булган (35 яшькә кадәрге) яшьләр, Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучы студентлар, Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр өчен иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала, дип хәбәр итә V республика яшьләр форумы матбугат үзәге.

Форумның рәсми сайтыforumtatarstan.ru


tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International