Инде 2016 елның беренче яртыеллыгында ук торак фондының инвалидлар өчен үтемле булуын тикшерү регламенты эшләнергә мөмкин

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы “Торак биналарны инвалидларның ихтыяҗларына яраклаштыру буенча таләпләрне раслау турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында” эшләп бетерелгән карар проектын әзерләде һәм Россия Хөкүмәтенә тапшырды. Бу хакта 16 ноябрь көнне Россиянең төзелеш министры Михаил Мень Инвалидлар турындагы конвенцияне ратификацияләү һәм каршылыксыз мохит формалаштыру белән бәйле чараларны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә җиткерде.

Документ нигезендә Россия Төзелеш министрлыгы гамәлдә булган торак фондының инвалидлар өчен үтемлелеген тикшерү регламентын 2016 елның беренче яртыеллыгында эшләргә тиеш булачак. “Бу катлаулы мәсьәлә, регламентлар гамәлдәге биналарны тикшерүдә конкрет алымнарны һәм принципларны билгеләргә тиеш, иң беренче чиратта бу торак фондына кагыла. Бу бик зур катлаулы эш һәм аны инвалидларның проблемалары белән шөгыльләнүче  НКО оешмаларыннан башка үткәрү мөмкин түгел. Министрлык “Бездән башка безнең өчен бернәрсә дә” параолимпия хәрәкәте принцибыннан файдаланып, аларны катнашу өчен актив җәлеп итә. Без карар быелгы ел азагына кадәр кабул ителер һәм алга таба, 2016 елның беренче яртыеллыгында Россиянең Төзелеш министрлыгы тиешле регламентларны әзерләр, дип уйлыйбыз”, - дип хәбәр итте министр Михаил Мень.

 Асылда, ведомство торак бинаны инвалидларның ихтыяҗларына яраклаштыру зарурлыгын һәм мөмкинлеген тикшерү һәм бәяләү тәртибен, мондый тикшерүне үткәрү вакытларын, шулай ук торак бинаны инвалидларның ихтыяҗлары өчен яраклаштыру таләпләренә туры килүенә карата тикшерү актын билгеләргә тиеш булачак.

“Таләпләр инвалидлар һәм инвалид балалы гаиләләр яши торган биналарга кагылачак. Документ янәшәдәге территорияне, болдырларны, керә торган урыннарны, фатирныкы булмаган коридорларны һәм ишек уемнарын тиешенчә коруга карата гомуми таләпләрне үз эченә ала. Аерым таләпләр торак биналарны турыдан-туры яраклаштыруга кагыла”, - дип аңлатты Михаил Мень.

Проект шулай ук инвалидларның ихтыяҗларын исәпкә алып һәм торак бинаны яраклаштыру мөмкинлеген бәяләп, дифференциацияләнгән таләпләрне дә тормышка ашыру мөмкинлеген күздә тота. Документ мондый бәяләү процедурасына карата төгәл тасвирламаны һәм үтәү өчен мәҗбүри булган чараларны үз эченә ала.

Проект нигезендә, әгәр дә тикшерү нәтиҗәсендә тиешле комиссия бинаны яраклаштыру мөмкинлеге булмау турында бәяләмә бирә икән, ул вакытта мондый бинаны үзгәртеп кору яки капиталь ремонтлау эшләренең икътисади максатка ярашлы булуына карата аудит үткәрү турында карар чыгарыла.

Инвалидның торак бинасын аның ихтыяҗлары өчен яраклаштыру максатларында торак бинаны үзгәртеп кору яки капиталь ремонтлау эшләренең икътисади максатка ярашлы булуына карата аудит үткәрү тәртибен шулай ук Россиянең Төзелеш министрлыгы, тикшерү буенча комиссия бәяләмәләренең рәвеше белән берлектә, 2016 елның беренче яртеллыгы азагына кадәр билгеләргә тиеш булачак.

РФ Төзелеш министрлыгының матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International