Россия Хөкүмәте тарафыннан өлешләп төзү турында законнарга кертеләчәк үгәрешләр хупланды һәм РФ Дәүләт Думасы каравына тапшырылды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Россия Хөкүмәте өлешләп төзүдә дәүләтнең компенсация фонды эшчәнлеген тәэмин итүче өлешләп төзү турындагы законнарга кертеләчәк үгәрешләрне карады һәм хуплады. Закон пректы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каравына кертелде. Бу хакта 23 мартта Россия Хөкүмәте утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень хәбәр итте.

Закон проекты өлешләп төзүдә катнашу турындагы килешү (ДДУ) дәүләт теркәвенә алынганчы компенсация фондына түләүләрнең төзүчеләр өчен мәҗбүри булуын билгели, шул ук вакытта төзүчеләрдән кабатлана торган түләүләр алуны чикли, үзара иминиятләштерү җәмгыяте, шулай ук банк җаваплылыкны үз өстенә алган очракта да, өлешләп катнашу килешүе (ДДУ) буенча төзүчеләрнең үз җаваплылыгын иминиятләштерү бурычын калдырмый.

Төзүчеләр бөлгенлеккә төшкән очракта йортларны төзеп бетерергә ярдәм итү һәм өлешләп төзүдә катнашучыларга күрсәтелгән йортлардагы торак урыннарны тапшыру вазыйфаларын фонд үз өстенә алачак.

Шулай ук документ төзүчеләрнең компенсация фондына мәҗбүри түләүләренең (кертемнәренең) күләмен ачыклау тәртибен билгеләүне дә, аларның чик күләмен дә күздә тота.

Закон проекты компенсация фонды акчаларын куллану тәртибен һәм фондның вакытлыча кулланылмый торган акчаларын инвестицияләү кагыйдәләрен җайга сала.

Моннан тыш документта фондның хокук теркәү органнары белән ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша керемнәр түләвен исбатлаганнан соң гына өлешләп катнашу килешүен теркәү механизмы, килешүне дәүләт теркәвенә куюдан баш тарткан яки килешү төзүче якларның килешү төзүдән баш тарткан очракларында төзүчегә кертемнәрне кайтару механизмы язылган.

Закон проекты закон кабул ителгәнче компенсация фондына килешү бенча түләнелгән кертемнәрне өлешләп төзүдә катнашучыларга кайтару тәртибен билгели.

Закон проекты шулай ук төзүчеләрнең һәм өлешләп төзү программасында катнашучы объектларның, шул исәптән компенсация фондына кертемнәр булган очракта да, бердәм реестрын алып баруны күдә тота.

«Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты 2016 елның маенда Дәүләт Советының төзелеш буненча узган утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты йөкләмәләрен тормышка ашыру максатында Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Закон проекты Өлешләп төзү турындагы законга, Бөлгенлеккә төшү турындагы законга, Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына, Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турындагы законга һәм башка федераль законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International