Төзелеш компанияләренә үз белгечләрен төзелеш өлкәсендә илкүләм белгечләр реестрына кертү өчен документлар тапшыруны тизләтергә кирәк

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Төзелеш компанияләренә үз белгечләрен төзелеш, архитектура-төзелеш проектлавы, инженерия эзләнүләре өлкәсендә илкүләм белгечләр реестрына кертү өчен документлар тапшыруны тизләтергә кирәк. Әгәр дә 2017 елның 1 июленә төзелеш компанияләре үз белгечләрен илкүләм реестрына кертмәсә, алар төзелеш подряды буенча шартнамәләр төзү хокукыннан коры калачак. Бу хакта Россиянең төзелеш министры Михаил Мень “Төзүчеләрнең илкүләм берләшмәсе” (НАСТРОЙ) ассоциациясенә булган сәфәрендә әйтте.

Министр билгеләп узганча, шәһәр төзелеше законнарындагы яңа таләпләр нигезендә илкүләм берләшмәләренә төзелеш, архитектура-төзелеш проектлавы, инженерия эзләнүләре өлкәсендәге белгечләрнең илкүләм реестрларын формалаштыру вәкаләтләре бирелгән.

“Бүген бу эштә артта калу сизелә, шуңа бәйле рәвештә мин барлык эзләнүчеләргә, архитекторларга, проектлаучыларга һәм төзүчеләргә мөрәҗәгать итәм: документлар тапшыруны озакка сузарга ярамый! Үз белгечләрен тиешле реестрга кертмәүче төзелеш компанияләре шуны аңласын – 1 июльдән башлап алар “уеннан читтә” торачак: экспертиза үтә алмаячак, сатуларда һәм конкурс процедураларында да катнашу мөмкинлекләре калмаячак”, – дип ассызыклады Михаил Мень.

Шулай ук, Россиянең төзелеш министры билгеләп узганча, шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, бары тик илкүләм реестрына кертелгән белгечләргә генә башкарылган эшләрнең сыйфаты, эшләрне контрольдә тоту, кабул итү, эксплуатациягә кертү буенча документка имза салу хокукы беркетелгән, чөнки алар шәхси җаваплы була бу очракта. Барча төзелешнең һәм проектлауның иминлекле булуын тәэмин итү күзлегеннән чыгып караганда, бу – аеруча әһәмиятле.

Тулаем алганда, төзелеш оешмаларының кадрлар потенциалы турындагы белешмәләрнең ачык булуы һәм заказчы тарафыннан генподрядчы оешмаларында эшләрне оештыручы затларның тәҗрибәсен һәм бу эшкә туры килүен ачыкларга мөмкинлек бирә торган механизмнарны кертү төзелештә үзеннән-үзе җайга салыну системасын сыйфатлы яңа дәрәҗәгә алып чыгарга булышачак.

НАСТРОЙ башлыгы Андрей Молчанов сүзләренә караганда, бүген биш мең заявка алынган. 2677 заявкага экспертиза ясалган, шуларның 2027 буенча уңай карар кабул ителгән. “Соңгы атнада заявкаларның саны артып китте, бер документлар җыелмасын тикшерү өчен уртача алганда 20 минут вакыт китә”, – дип хәбәр итте Андрей Молчанов. Ул шулай ук СРОда бүгенге көндә 112 мең Россия компаниясенең булуы хакында да тәгаенләп китте.

Исегезгә төшерик, “РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында” 2016 елның 3 июлендәге Федераль закон нигезендә 2017 елның 1 июленнән башлап үзеннән-үзе җайга салынулы оешмада (СРО) әгъза булып тору зарури булган төзелеш компанияләре үз эшчәнлекләрен бары тик шушы реестрда төзелеш оешмасы буенча кимендә ике белгече – баш инженер һәм баш проект архитекторы булган очракта гына гамәлгә ашыра алачак. Реестрга эләгү өчен белгеч түбәндәге критерияләргә җавап бирергә тиеш: һөнәре буенча югары белемгә, инженерлык вазыйфаларында кимендә өч еллык эш стажына, һөнәре буенча кимендә ун еллык гомуми хезмәт стажына ия булырга, биш елга бер мәртәбәдән ким булмаган ешлыкта квалификациясен күтәреп торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International