Территорияләрне планлаштыру буенча документация әзерләү өлешендә Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр үз көченә керде

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

2017 елның  1 июленнән башлап Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы территорияне планлаштыру буенча документлар исемлегеннән төшереп калдырыла һәм хәзер мәгълүмати документ (өземтә) булып санала.

Яңа кагыйдәләр буенча, әлеге мәгълүмати документта җирдән файдалану һәм аны төзеп тутыру кагыйдәләреннән проект документларын әзерләгәндә зарури булган, шулай ук төзелеш өчен рөхсәт алуга кирәкле белешмәләр булырга тиеш. Мондый документ бирелгән көненнән башлап өч ел дәвамында гамәлдә була.

Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы буенча тиешле мәгълүматны әзерләү өчен Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан аның яңа рәвеше һәм аны тутыру тәртибе эшләнгән. Асылда, анда җир кишәрлегенең урнашкан урыны турындагы белешмәләр, аның чикләрен тасвирлау, мәйданы, кадастр саны, җир кишәрлеге чикләрендә урнашкан капиталь төзелеш объектлары турында һәм, булган очракта, территорияне планлаштыруның расланган проекты нигезендә капиталь төзелеш объектын урнаштыру буенча планлаштырылган зона чикләре турында мәгълүмат күрсәтелә. Моннан тыш, белешмәдә җир кишәрлегенең чик дәрәҗә (минималь яисә максималь) зурлыклары һәм капиталь төзелеш объектын рөхсәтле рәвештә төзүнең, үзгәртеп коруның җир кишәрлеге урнашкан территориаль зона өчен шәһәр төзелеше регламентында билгеләнгән чик дәрәҗә параметрлары күрсәтелергә тиеш.

Моннан тыш, документ территориянең коммуналь, транспорт, социаль инфраструктура объектлары белән минималь мөмкин булган дәрәҗәдә тәэмин ителгәнлеге турында хисапнамә күрсәткечләре һәм күрсәтелгән объектларның халык өчен территориядә үтемле булуының максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәсе турында хисапнамә күрсәткечләре турындагы белешмәләрне дә чагылдырырга тиеш. Мондый белешмәләр җир кишәрлеге комплекслы һәм тотрыклы үстерелергә тиешле территория чикләрендә урнашкан булган очракта зарури.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International