РФ Дәүләт Думасы өлешле төзелеш фонды турындагы законны тулысынча хуплады

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы 21 июльдә өченче, финал укылышта компенсацияле Өлешле төзелеш фонды эшчәнлеген җайга салучы законны кабул итте.

Дәүләт өлешле төзелеш фонды төзүчеләрнең җаваплылыгын иминиятләштерү механизмына алмашка килде һәм торак төзелешенең яңа объектлары буенча өлешчеләрнең хокукларын яклаячак. Иминиятләштерү системасыннан аермалы буларак, фонд эшчәнлеге, шул исәптән, объектны төзеп бетерүне финанслауга да юнәлдереләчәк.

Россия төзелеш министры Миахил Мень сүзләреннән аңлашылганча, фонд булдыру өлешле төзелеш базарындагы вәзгыятьне төбе-тамыры белән үзгәртәчәк. "Төзүчеләр фонд белән эшләүнең файдалы булуын аңлаячак, ә кешеләр өлешле катнашу шартнамәләре кысаларында торак төзелешенә акчаларын тагын да зуррак ышаныч белән инвестициялиячәк", — дип ышана министр.

Гражданнарны - өлешле төзелештә катнашучыларны яклау буенча компенсация фонды турындагы законны Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Россия Президенты йөкләмәсен үтәү максатында әзерләгән. 2016 елның маенда Дәүләт советының төзелеш комплексын үстерү мәсьәләләре буенча үткәрелгән утырышы нәтиҗәләре буенча, банклар тарафыннан өлешле торак төзелешен проектлы финанслау механизмнарын кертеп һәм махсус компенсацияләү фонды булдырып, өлешчеләрнең хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыруны күздә тота торган закон кабул итү йөкләмәсе бирелгән булган.

Бер ел эчендә Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан Фонд булдыру турында Хөкүмәт Карары, шулай ук аның эшен җайга сала торган закон проекты эшләнгән. Документ турында фикер алышуларга өлешле төзелеш базарларында катнашучылар, эксперт бергәлекләре һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары җәлеп ителгән.

Закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә РФ Дәүләт Думасы депутатларының барлык кисәтүләре дә исәпкә алынган. Асылда, фондны халыкка ачык хокукый компания буларак үзгәртеп кору күздә тотыла, бу исә фонд эшчәнлегендә өстәмә үтәкүренмәлелекне — РФ Хисап Палатасы ягыннан контроль һәм аудит тәэмин итәчәк, сатып алуларны сатып алулар турындагы закон таләпләренә туры китерәчәк.

Закон буенча төзүчеләр өчен мәҗбүри күчерелә торган түләүләр ставкасы бердәй — шартнамә бәясенең 1,2%ын тәшкил итәчәк. Алга таба документта ставканы үзгәртү мөмкинлеге карала, ләкин елына бер мәртәбәдән дә артыграк ешлыкта түгел һәм бары тик федераль закон нигезендә генә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International