ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә цифрлы трансформация буенча эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды, анда үзәк аппарат бүлекләре җитәкчеләре һәм республика буенча ведомствоның территориаль органнары җитәкчеләре катнашты. Чара Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов рәислегендә узды.

Ул хәбәр иткәнчә, стратегик үсеш кысаларында ведомствода дәүләт хезмәте күрсәтү өчен цифрлы платформа эшләнәчәк. Элек кәгазь рәвештә күрсәтелгән дәүләт хезмәте 2023 елга электрон форматка күчереләчәк.  

Шулай итеп, Татарстан Республикасы төзүчеләре проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша ала алачак. Шулай ук, онлайн режимында заявка калдырып, күпфункцияле үзкләрдә төзелешнең башлануы һәм тәмамлануы турында хәбәр бирү, ярашлылык турында бәяләмә бирү өчен гариза тапшыру мөмкинлеге дә булачак.

Яңа форматны гамәлгә кертү документлар тапшыру вакытын шактый киметеп, әлеге авыр процессны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу контрольлек итүче органның эчке документ әйләнешен оптимальләштерергә, һәр төзүче оешма өчен гаризаларны һәм хәбәрләрне электрон рәвештә карау процедурасын оештырырга ярдәм итәчәк.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов искәртеп узганча, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездәү үстерү министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасының цифрлы трансформация концепциясенә таяна. Чаралар планы буенча, төзелеш тармагын цифрлы трансформацияләү цифрлы икътисадны формалаштыруның төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Объектларны төзи башлауга бәйле документларны рәсмиләштерү – катлаулы процесс, төзүче оешмада проект документларын электрон рәвештә чыгартып алуның техник мөмкинлеге булмаган очракта, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша документларны кәгазьдә дә тапшыру мөмкинлеге кала.


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа ел алдыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы» китабын тәкъдир итте. Аны тармак ветераннары бүләк итеп алда, чарада алар мәртәбәле кунак иде. Китап ТАССРның 100 еллыгына багышланган. 

Басмада быел 100 еллыгын билгеләп үтүче Республика тарихы белән тыгыз бәйләнгән ведомствоның гасырлык үсеше тарихы турында сөйләнә. Китап әлеге тарихны бәян иткән, тармак барлыкка килгән елларда эшләгән, үз бурычларын үтәгән – республикада төзелешнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы сагында торган кешеләр хакында сөйли.

Китапны төзегәндә ТР Дәүләт архивы документлары, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе архивыннан фотоматериаллар, тармак ветераннарының хикәяләре кулланылган. Китап ведомство хезмәткәрләре ярдәме белән җыелган һәм нәшер ителгән.

Очрашу ахырында кайбер ветераннар «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләре белән билгеләп үтелде.


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 27 октябрьдә, республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Түбән Камада булдылар һәм Красный Ключ дамбасын реконструкцияләү буенча башкарыла торган эшләр барышын тикшерделәр. Алар башкарыла торган төзелеш эшләренең проект документларына туры килү-килмәвен тикшерде. Проект буенча 2,1 км озынлыктагы яр буен ныгыту каралган. Хәзер дамбада шпунтны су астына төшерү, янтыкларын формалаштыру, ярның авыш өслегенә вак таш салу, башлангыч өлешендәге борысны бетон белән каплау эшләре бара.

Ведомство хезмәткәрләре участоктагы эшләрнең сыйфатын уңай бәяләде. «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дамбаны реконструкцияләүнең барлык этапларын җентекле күзәтә. Вакыты аз булу һәм кысынкы шартлар булуына карамастан, башкарылган һәм башкарыла торган эшләрнең, кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфаты проект документлары таләпләренә туры килә. Дамбада уздырылган тикшерү барышында төзелеш нормаларыннан тайпылу очраклары ачыкланмады. Барысы да сыйфатлы һәм таләпләргә туры китереп башкарыла. Объект декабрьдә кабул ителәчәк. Төзүче оешма объектны тапшырганнан соң 5 ел эчендә гарантия өчен җаваплы булачак», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе Сергей Цыганцов.

Проект «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла. Объектны финанслауга республика һәм федераль бюджетлардан тигез өлешләрдә диярлек 888 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, Красный Ключ дамбасы узган гасырның 80нче елларында Түбән Камада торак пунктларны су басудан саклау өчен төзелгән булган. Егерме ел дәвамында язгы ташу вакытында Кама елгасыннан агып чыккан су дамбаның ком нигезен юдыра торган булган, бу исә экологик һәлакәткә китереп, 40 меңнән артык дача участогын, берничә торак пунктны һәм балаларны савыктыру лагерьларын су белән бастыру хәтәрен китереп чыгарган. Гидротехника корылмасын үзгәртеп кору эшенә подрядчы төзелеш оешмасы быел җәй аенда керешкән. Көн саен дамбаны реконструкцияләү эшләренә 30га якын махсус техника һәм 70 төзүче җәлеп ителгән.

Хәзерге вакытта Кама елгасы белән аның ярлары арасында субай тулысынча монтажланып беткән, дамба стенасын көчәйтү 75% дәрәҗәсендә башкарылган, яр буе авышлыгы 50%ка ныгытылган, 10% дәрәҗәсендә тимер-бетон плитәләр җәелгән. Ныклы зур корылма күп күләмдәге судан ярны яклап торачак.

Быелгы ел азагына дамбаны тулысынча реконструкцияләп бетерү планлаштырыла.

Фото Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетыннан бирелде.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Казан шәһәре буенча территориаль орган бүлекләре башлыклары – Айткулова Халидә Илдус кызы белән Фалова Марина Николаевнаны лаеклы ялга озаттылар.  Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов коллектив исеменнән хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлеге тәмамлану белән котлады һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Сезнең осталык һәм эшкә булган сәләтегез аркасында без Татарстан башкаласында төзелешнең куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын бергәләп тәэмин итә алдык, – диде Василий Кудряшов. – Сезнең Казан үсешенә ярдәм иткән казанышларыгызны билгеләп үтәсе килә».

Халидә Илдус кызы белән Марина Николаевна – дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасында 18 ел эшләгән тәҗрибәле хезмәткәрләр һәм югары квалификацияле белгечләр. Аларның һәркайсы төзелеш өлкәсенә 30 елдан артык гомерен багышлаган. Ике хезмәткәр дә Инспекция оешкан чорда ук эшли башлаган, Казан үсешен күзәтеп торган, алар дистәләгән объектка җан җылысын өләшкән.  

Марина Николаевна Казанның 1000 еллыгы уңаеннан үз өлешен кертә – ул Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрын реконструкцияләүдә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыра.

«Эш һәрчак бик кызыклы, җаваплы булды. Уникаль объектларның күбесе зур вакыйга – Казанның 1000 еллыгына багышлап төзелде. Миңа Татар опера һәм балет театры туры килде. Төнге 11гә кадәр төзелеш штаблары үткәрелде, аларда мин дә катнаштым. Театрны реконструкцияләү буенча глобаль эшләр белән беррәттән керү төркемен бизәп торучы архитектура элементларын: колонналарны, сыннарны, баскычларны, шулай ук сәхнә җиһазларын һәм инженерлык тәэминатын торгызу эшләре дә башкарылды. Декоратив бизәкләүдә ул вакытта иң заманча технологияләр һәм материаллар кулланылды. Барысы да, хәтта үзәк люстра да үзгәртелде, аны монтажлау өчен күп көч һәм чишелешләр таләп ителә иде», – дип уртаклашты Марина Фалова.

Очрашу барышында хезмәткәрләр үзләре эшкә урнашкан вакытта дәүләт төзелеш күзәтчелегенең ни рәвешле гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

«Сыйфат контроле һәрвакыт булды, хәзер исә тагын да камилрәк технологияләр кулланыла, бу исә җентеклерәк контроль үткәрергә мөмкинлек бирә.  Махсус үлчәү приборлары ярдәмендә төзелеш материалларына һәм конструкцияләренә техник тикшерү һәм сынаулар үткәрергә мөмкин. 20 ел элек тә, хәзерге кебек үк, без йортларның проектка туры килү-килмәвен тикшерә идек, ләкин алар серияле иде. Мәсәлән, 91 нче серия – панель, 95 нче серия – кирпеч. Төзелеш нормаларына һәм СНИПларга туры килү-килмәү тикшерелә иде. Ә хәзер һәр йортның шәхси проекты бар, шуңа күрә тикшерү эше катлаулырак», – дип сөйләде Халидә Айткулова.

Ахырда төзелеш тармагы ветераннары яшь буын белгечләргә нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук алар күп еллар буе тырышып, тырыш хезмәт куйган Казанның алга таба да үсештә булуын теләделәр. 

«Хәзер күп кенә кызыклы торак комплекслар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, Казан халкына шундый матур шәһәрдә яшәве рәхәт. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан башкаласы алга таба да үсештә булсын, дип ихлас күңелдән уңышлар телисе килә», – дип билгеләп үтте Марина Николаевна.


19
июнь, 2020 ел
җомга

Бүген, 2020 елның 19 нчы июнендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары Рафаил Гаянов полилингваль мәктәп төзелешендә барган эшләргә планлы тикшерү үткәрде. Тикшерүдә шулай ук «Грань» ҖЧҖ төзүче компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов та катнашты. Ул хәзерге вакытта объектта барган эшләр турында сөйләде.

Бүгенге көндә барлык корпуслар да төзелгән, бизәкләү һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла. Мәктәпнең әзерлек дәрәҗәсе 90-95 процент тәшкил итә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тикшерү программасы буенча объектта дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бара. Лаборатория белгечләре махсус приборлар ярдәмендә бинаның төзелеш стандартларына ярашлы рәвештә нык һәм куркынычсыз булуын билгеләү өчен мәгълүматлар җыйган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозуларсыз гына акт төзелде. Төзелешнең тәмамлануы турында хәбәр алынганнан соң, ахыргы тикшерү билгеләнәчәк, аның нәтиҗәләре буенча проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә тапшырылып, ул киләчәктә капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзүче оешма мәктәпне 2020 елның 15 нче августына кадәр тапшырырга планлаштыра.

«Адымнар – путь к знаниям и согласию» мәгариф комплексы 672 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп һәм 800 урынга исәпләнгән билингваль мәктәпне, 240 урынлы йокы корпусы булган 1224 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәпне һәм «Пламя» балаларга белем бирү лагере базасында 270 урынлы өстәмә белем бирү үзәген үз эченә алачак.

Бондаренко урамы буенча гамәлгә ашырылган мәктәп төзелеше «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. 


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен искәртеп уза: 2020 елның 8 нче июненнән башлап административ штрафларны түләү срокларын исәпләү үзенчәлекләрен билгели торган Федераль закон үз көченә керде.

«Икътисадны тотрыклы үстерүне тәэмин итүгә һәм яңа коронавирус йогышы таралуын булдырмауга юнәлдерелгән кичектергесез чаралар күрү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 8 июнендәге 166-ФЗ номерлы әлеге Федераль законга Владимир Путин кул куйган.

Федераль закон нигезендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә һәм яңа коронавирус йогышы таралуын булдырмый калуга юнәлдерелгән берничә чара күздә тотыла.

Шулай итеп, 2020 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен административ штрафларны түләү срогы 60 көннән 180 көнгә кадәр арттырылган. Бу чаралар кыска вакыт эчендә штраф түләү проблемалы булган шартларда бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Нигезләмә кайбер административ хокук бозуларга, шул исәптән халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозуга кагылмаячак.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы республика буенча территориаль органнар урынбасарлары, җитәкчеләре һәм бүлек башлыклары белән аппарат киңәшмәсе үткәрде. Утырыш барышында Василий Кудряшов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТРда яңа коронавирус йогышы таралу куркынычына бәйле рәвештә, төзелеш мәйданнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне югары әзерлек режимында тикшереп торуны көчәйтү турындагы йөкләмәсен искә төшерде.

Шулай ук Василий Кудряшов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәсьәләләре» 2007 елның 12 ноябрендәге 622 номерлы номерлы карарына кертелгән соңгы үзгәрешләргә таянып эш итәргә кушты.

Аерым алганда, әлеге үзгәрешләр үзирекле төзелгән, тикшерү предметы булып төзелешкә рөхсәт булу-булмавын һәм җитешсезлектә күрсәтелгән таләпләр үтәлешен тикшерү торган корылмаларга тикшерү уздыру буенча ТР ДТК инспекциясенең яңа вәкаләтләренә кагыла. Төзелешкә рөхсәт кирәк булмаган очракларда, җирдән файдалану кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләрнең үтәлеше тикшерелә.

Үзгәрешләрдә шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелегенең бурычлары һәм предметлары да аныкланган. Яңа редакциядә башкарылган эшләрнең проект документларының таләпләренә туры килүен тикшерү дәүләт төзелеш күзәтчелеге предметы һәм бурычы булып тора.


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Алабуга» СҖТ МИЗ һәм Алабуга шәһәрендә көнкүреш һәм сәнәгать агынтылары өчен район чистарту корылмаларын үзгәртеп кору. 1 этап» объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Объект «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проект документлары буенча уңай экспертиза бәяләмәсе нигезендә җитештерү куәте тәүлегенә 19500 м3 булган биологик чистарту блогын этаплап үзгәртеп кору, һава өрдерү җайланмасын алыштыру, канализация-насос станцияләрен урнаштыру, ПАН-прекурсор заводы агынтыларын чистарту блогын урнаштыру күздә тотыла.

2 нче этап кысаларында «Алабуга» СҖТ МИЗ һәм Алабуга шәһәре сәнәгать һәм көнкүреш агынтылары өчен алга таба чистарту корылмалары төзү планлаштырыла. 

Беренче этапны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә расланган нормативлар чикләрендә ташлана торган агынты суның сыйфатын яхшырту һәм Кама һәм Идел елгаларының торышына тискәре йогынты киметү көтелә.


25
апрель, 2020 ел
шимбә

1950-1960 нчы елларда ил «Һәр гаиләгә – аерым торак» шигаре белән яши. Бу бик җитди бурыч була, ресурслар да җитеп бетми. Башта кирпечтән, ә 60 нчы еллар башыннан, төзелеш эшләрен арзанайту максатында, тимер-бетон панельләрдән төзелгән йортларның типик серияләре эшләнә. Шулай итеп, халыкта «хрущевка» дип аталган йортлар калкып чыга. Хрущевкалар 1985 нче елга кадәр, нигездә 5 катлы итеп төзелә.

1957 нче елдан башлап Казанда зур тораклар – микрорайоннар төзелеше башлана. Бу күренеш торак төзелешендә яңа адым була. Беренче торак микрорайоннар елга порты районында, С.Халтурин урамында, шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә һәм Ленин һәм Идел буе районнарының буш территорияләрендә төзелә.

Индустриаль торак төзелешен үстерүдә зур панельле йорт төзелеше әһәмиятле өлеш алып тора. Казанда беренче зур панельле торак йорт Ленин районында 1960 нчы елда монтажлана.

1960 нчы елларның беренче яртысында ТАССРда төзелеш индустриясе тармакларында сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Аерым алганда, Казанда зур панельле йорт төзелеше буенча завод, керамзит һәм эре үлчәмле прокат бүлгеләр җитештерү заводлары, тимер-бетон эшләнмә һәм тимер-бетон корылма комбинатлары төзелә.

ТАССР буенча Дәүләт архитектура-төзелеш инспекциясе төзелә торган зур панельле йортларның сыйфатын даими тикшереп тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул вакытта төзелеш тармагының күренекле эшлеклеләренең берсе Дәүләт архитектура-төзелеш инспекциясе башлыгы С.Б. Гафиятуллин була. Ул бик күп тапкыр төзелеш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен күтәреп чыга һәм тәкъдимнәр кертә, шәһәр һәм район архитекторлары белән семинарлар үткәрә, җирле матбугатта һәм радиода чыгыш ясый.

Төзелешнең күпсанлы бурычларын хәл итү нәтиҗәсендә щитлы бараклар акрынлап сүтелә, халык ярымподвал биналардан уңайлырак фатирларга күчерелә.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Россия Төзелеш министрлыгының «Төзүче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү (булдыру) өчен өлешле төзелештә катнашучылар акчасын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру, шул исәптән төзелеш проектларын гамәлгә ашыруның якынча графикларын һәм төзелеш проектының җыелма тупланма исемлеге буенча үз вазыйфаларын үтәү турында хисап формасын һәм аны тапшыру тәртибен раслау турында» 2020 елның 3 апрелендәге 187/пр номерлы боерыгы нигезендә, 2029 елның IV кварталы һәм 2020 елның I кварталы өчен хисап тапшыру 2020 елның 1 июненә кадәр гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International