Төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 54 статьясының 5 өлеше нигезендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруга, юридик затларны, шәхси эшкуарларны тикшерүләрне оештыру һәм уздыру белән бәйле мөнәсәбәтләргә карата “Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында” 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре кулланыла, тикшерүләр оештыруның һәм уздыруның түбәндәге үзенчәлекләрен исәпкә алып:

1) тикшерүләр еллык планлы тикшерүләр уздыру планын формалаштырмыйча уздырыла;

2) тикшерүләр дәүләт төзелеш күзәтчелеге органына килгән түбәндәгеләр нигезендә уздырыла:

а) төзүчедән (заказчыдан) яисә төзелешне гамәлгә ашыручы заттан әлеге Кодексның 52 статьясының 5 һәм 6 өлешләре нигезендә җибәрелгән, шулай ук җитешсезлекләрне бетерү, төзелешне тәмамлау турында хәбәрләмә;

б) капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору барышында эшләр башкарганда барлыкка килгән һәлакәт фактлары, техник регламентларны, бүтән хокукый норматив актларны һәм проект документациясен бозу турында, шул исәптән кулланыла торган төзелеш материалларына карата зарури таләпләр бозылу турында гражданнардан, шул исәптән шәхси эшкуарлардан, юридик затлардан килгән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар, әлеге Кодексның 53 статьясының 3 өлеше нигезендә төзүне гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан җибәрелә торган хәбәрләмәләрне дә кертеп, дәүләт хакимияте органнарыннан (дәүләт күзәтчелеге органы вазыйфаи затларыннан), җирле үзидарә органнарыннан алынган мәгълүматлар, әлеге Кодексның 53 статьясының 3 өлеше нигезендә төзүне гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан җибәрелә торган хәбәрләмәләрне дә кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларыннан килгән мәгълүматлар, әгәр мондый бозу очраклары кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә, дәүләт иминлегенә, физик һәм юридик затларның мөлкәтенә, дәүләти яисә муниципаль мөлкәткә зыян салыну куркынычын тудырса яисә шундый зыян салынуга сәбәпче булса;

в) күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзүдә катнашу турында законнарны бозып, күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өчен гражданнардан акча җәлеп итү фактлары турында гражданнардан, шул исәптән шәхси эшкуарлардан, юридик затлардан килгән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар, дәүләт хакимияте органнарыннан (дәүләт күзәтчелеге органы вазыйфаи затларыннан), җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан алынган мәгълүматлар;

3) шушы өлешнең 1 пунктында күрсәтелгәннәрдән тыш, тикшерү уздыру өчен түбәндәгеләр дә нигез булып тора:

а) дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы эшли торган тикшерүләр программасы;

б) юридик зат, шәхси эшкуар өчен зарури таләпләрнең ачыкланган бозуларын бетерү турында дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы тарафыннан бирелгән күрсәтмәне үтәү чоры тәмамлану;

в) Россия Федерациясе Президенты яисә Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе яисә прокуратура органнарына килгән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнар үтәлешен күзәтү кысаларында планнан тыш тикшерү уздыру турында прокурор таләбе нигезендә чыгарылган дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы җитәкчесе (җитәкче урынбасары) боерыгы (әмернамәсе) булу.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International