ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле катнашында Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды. 

Утырышта 2016 ел өчен дәүләт граждан хезмәткәрләре тапшырган керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләрнең төгәл булу-булмавына уздырылган тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин җитәкчелегендәге Комиссия утырышында хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы Наталья Гапсәләмова, "АБАДА" фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Ленар Сафиуллин, Комиссия сәркатибе – дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау секторының әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Игнатьева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International