Василий Кудряшов: «Эшмәкәрләр берләшмәсе белән очрашулар төзелеш комплексын уңышлы үстерүгә ярдәм итәчәк»

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 6 мартында, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чистай шәһәрендә «Төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре. Шәһәр төзелеш законнарындагы үзгәрешләр» темасына семинар-киңәшмә үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Инспекция башлыгы урынбасары Линар Фатыйхов, дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаруны үтәүне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Инна Кәримова, тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрүгә күзәтчелек буенча территориаль орган җитәкчесе Роман Бәширов, Чулман аръягы территориаль органы җитәкчесе Юрий Кулаков катнашты. Шулай ук төзүчеләр, техник заказ бирүчеләр, архитекторлар, Аксубай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас районнары башкарма комитетлары вәкилләре дә бар иде.

Чулман аръягы территориаль органы җитәкчесе Юрий Кулаков территориаль органның 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Анда бирелгән ярашлылык турындагы бәяләмәләрнең күләме, шулай ук кагыйдә бозулар һәм төзелгән беркетмәләр турында хәбәр итте.

Аннары дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаруны үтәүне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Инна Кәримова ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә дәүләт күзәтчелеген башкару өчен кирәкле документларга таләпләр турында сөйләде. Аерым алганда, ул проект документларын үзгәрткән вакытта кабат экспертиза үткәрү кирәклегенә, проект документларының тулылыгы, составы һәм эчтәлегенә таләпләргә, уңай бәяләмә алу өчен аңа эксперт бәяләмәсен алуга басым ясады. Шулай ук проект документларына үзгәрешләр керткән вакыттагы гамәлләр алгоритмы турында да сөйләнелде. Ул вакытта проект документларына тулысынча экспертиза ясау зарур.

Тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрүгә күзәтчелек буенча территориаль орган җитәкчесе Роман Бәширов күпфатирлы йортларда энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау төшенчәләре арасындагы аерманы аңлатты.

Соңыннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов башкарма комитет вәкилләре һәм төзүчеләргә мөрәҗәгать итте.

«Төзелешкә һәм файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алган вакытта капиталь төзелеш объектларыннан алга таба куркынычсыз файдалану өчен норматив хокукый актларның таләпләрен үстә тотарга кирәк, - дип билгеләп үтте Василий Кудряшов. – Ярашлылык турында бәяләмә алу мәсьәләсен озакка сузмагыз, чөнки аннан башка сез файдалануга тапшыру өчен рөхсәт ала алмаячаксыз».

Сүзен йомгаклап, Василий Кудряшов төзелеш комплексын уңышлы үстерү өчен эшмәкәрләр белән очрашуларның әһәмиятен билгеләп үтте.

«Тагын бер тапкыр сезгә җиткерәсем килә, Инспекция – җәза бирү органы түгел, биредә сезнең хезмәттәшләр, алар сезгә төзелеш өлкәсенә кагалышлы мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирә ала. Сездә сораулар туса һәм сез аларны без дөрес аңлатмыйбыз дип уйлыйсыз икән, мөрәҗәгать итә аласыз. Без һәрвакыт элемтә өчен ачык», - дип ассызыклады Кудряшов.

Очрашудан соң анда катнашучылар үткәрелгән чарага карата уңай фикерләрен җиткерде, чөнки алар үзләрен кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International