ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Казанда ХХ «Энергетика. Ресурсларны саклау» Халыкара күргәзмәсендә катнашты

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 11 апрельдә, «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге темасы буенча халыкара форум узды, анда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү бүлеге консультанты Диас Вальщиков Инспекциянең төзелеш объектларында тикшерүләр үткәрү тәртибе һәм вәкаләтләре турында доклад белән чыгыш ясады.

Аерым алганда, контрафакт кабель продукциясен ачыклау мәсьәләләре кузгатылды. Шуннан соң аның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен гамәлдәге контроль системасын үзгәртү буенча вариантлар тәкъдим ителде.

Форумның максаты – энергия нәтиҗәлекле һәм ресурсларны саклау технологияләрен алга этәрү, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү, бизнес-бергәлекнең, галимнәрнең һәм хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләренең эксперт фикерләре белән уртаклашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International