ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре өмәгә чыктылар

2019 елның 20 апреле, шимбә

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Татарстанда башланган санитар-экологик икеайлыкка кушылдылар һәм гомумшәһәр җыештыру өмәсенә чыктылар. 20 апрельдә инспекция белгечләре, тырмалар һәм көрәкләр белән коралланып, Декабристлар урамы буенча инспекция бинасы каршындагы территорияне җыештырдылар.

Территорияне җыештыруда Инспекциянең бөтен составы катнашты. Бу яшьләр генә түгел, тәҗрибәле хезмәткәрләр дә. Бик тату һәм бердәм эшләделәр, һәр эштә коллективның берләшүе сизелде. 

- Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм республика экологиясен яхшыртуга үз өлешебезне кертү мөһим. Казан бик матур шәһәр, аны чүп- чарсыз күрү күпкә күңеллерәк, - дип сөйләде Инспекция хезмәткәрләре.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре уртак трышлык белән Инспекция бинасы янындагы территорияне чистарттылар, туган як табигатенә һәм чисталыгына җаваплы мөнәсәбәтнең шәхси үрнәген күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International