Татарстанның Саба районында роботлаштырылган сөт комплексы төзелә

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Татарстанның Саба районында роботлаштырылган сөт комплексы төзелә

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнбатыш территориаль органы хезмәткәрләре югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексы төзелешенә күзәтчелек итә. Ферма 210 баш савым сыеры асрауга исәпләнгән. Яңа комплекс Татарстанның Саба районы Килдебәк авыл җирлегендә урнашкан.

Бинаның гомуми мәйданы 2921,50 кв.метр тәшкил итә. Төзелеш барышында заманча технологияләр һәм материаллар кулланылды. Хәзерге вакытта технологик җиһазларны һәм тышкы инженерлык челтәрләрен төзекләндерү, монтажлау эшләре бара.

Расланган тикшерүләр узганнан соң, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк. Яңа сөт комплексы проектын быел җәй файдалануга тапшыру планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International