ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә кабат экспертиза үткәрү процедурасын гадиләштерү буенча киңәшмә узды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә РФ Шәһәр төзелеше кодексына проект документларына кабат экспертиза үткәрү процедурасын гадиләштерү өлешендә кертелгән үзгәрешләр буенча киңәшмә узды. Утырышны  ведомство башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узды, шулай ук «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында федераль законнарның яңа таләпләре белән бәйле инспекциянең вазыйфаи затлары гамәлләре алгоритмы өйрәнелде. Яңа закон проект документларына экспертиза үтү процедурасын үзгәртә.

Элегрәк төзелеш барышында төзүче проект документациясенә үзгәрешләр керткәндә, кабат экспертиза узарга тиеш булган, бүгенге көндә процедура гадиләштерелгән. Төзүче, әгәр үзгәрешләр объект иминлегенең конструктив характеристикасына, янгын, санитария-эпидемиология иминлегенә һ. б. кагылмаса, экспертизага документлар тапшырмаска хокуклы. 

Яңа законда каралган проект документациясенә үзгәрешләрне килештерү проектның баш инженеры вазыйфасында архитектура-төзелеш проектлауны оештыру буенча белгеч тарафыннан раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International