Василий Кудряшов Түбән Новгородта РФ субъектларының төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының VII төбәкара конференциясендә катнашты

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге башлыгы Василий Кудряшов Түбән Новгородта Россия Федерациясе субъектларының төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының VII төбәкара конференциясендә катнашты. Конференциядә катнашучылар дәүләт контроле сыйфатына, шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләргә, төзелеш эшчәнлеге өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Төбәкара конференция ачылышында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Морозов катнашучыларга төбәк башлыгыннан сәламләү сүзләрен укыды, футбол буенча дөнья чемпионаты өчен объектлар төзелешендә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының актив катнашуын, шулай ук “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда күзәтчелек органнарының ролен билгеләп үтте.

Конференция барышында спикерлар сыйфатында Ставрополь краеның төзелеш һәм архитектура министры (ОРГСН Россия коллегиясе советы рәисе) Валерий Савченко, Мәскәү шәһәренең Дәүләт төзелеш күзәтчелеге комитетының техник сәясәт һәм нормалаштыру бүлеге башлыгы (ОРГСН Россия коллегиясе советы рәисе урынбасары) Евгений Мухин, Томск өлкәсенең Дәүләт төзелеш күзәтчелеге баш инспекциясе башлыгы Андрей Пацуков, Төмән өлкәсе буенча дәүләт төзелеш күзәтчелеге идарәсенең административ производстволар һәм хисаплылык бүлеге башлыгы Владимир Сухоруков, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов һәм башкалар чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International